Татарстанда җиңел машина белән йөк машинасы бәрелешкән, анда өлкән яшьтәге хатын-кыз һәлак булган. Әлеге юл-транспорт һәлакәтенең видеосы чыкты.
«Татар-информ» М7 трассасының Биектау районы өлешендә йөк машинасы белән BMW автомобиле бәрелешүе турында хәбәр иткән иде. Җиңел автомобиль пассажиры – өлкән яшьтәге хатын-кыз урында һәлак булган. Машина белән идарә иткән кызны һәм тагын ике пассажирны хастаханәгә салганнар, алар төрле җәрәхәтләр алган.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев