2026 ел башыннан Татарстанда 260 меңнән артык кеше репродуктив сәламәтлекне тикшерү программасында катнашкан.
2026 ел башыннан Татарстанда репродуктив сәламәтлек буенча диспансеризацияне 260 934 кеше узган. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә
Татарстанның сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев сүзләренчә, республикада диспансеризацияне мөмкин кадәр уңайлырак шартларда уздыру өчен поликлиникаларда махсус зоналар булдырылган һәм җаваплы хезмәткәрләр билгеләнгән. Тикшеренүне эш көннәрендә генә түгел, кичке сәгатьләрдә һәм шимбә көннәрендә дә узарга мөмкин.
Министр искәрткәнчә, 18–39 яшьлекләр өчен диспансеризация өч елга бер тапкыр үткәрелә, ә 40 яшьтән өлкәнрәкләр аны ел саен үтә ала.
Диспансеризация узучыларның 128 783е, ягъни 49,3 проценты – хатын-кызлар. Беренчел тикшерү нәтиҗәләре буенча һәр икенче хатын-кыз өстәмә медицина тикшерүенә җибәрелгән.
Быел Татарстанда программага республиканың барлык 45 муниципаль берәмлеге һәм 78 медицина оешмасы кушылган. Диспансеризацияне яшәү урыны буенча хатын-кыз консультацияләрендә һәм поликлиникаларда узарга мөмкин. Моның өчен паспорт һәм мәҗбүри медицина иминияте полисы кирәк.
Программа анкета тутыруны, табиб каравын, шулай ук медицина күрсәткечләре булганда репродуктив әгъзаларга УЗИ үткәрүне, мазоклар һәм башка лаборатор тикшеренүләрне үз эченә ала. Төп максат – балага узуга, йөклелек барышына һәм репродуктив сәламәтлеккә тискәре йогынты ясарга мөмкин булган авыруларны һәм хәвеф факторларын вакытында ачыклау.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев