erid:2VtzquqpS7d
Татарстанда резин покрышкалар складында янгын чыккан
Яңалыклар

Татарстанда резин покрышкалар складында янгын чыккан

Бүген 17.35 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Татарстанның Теләче районында резин покрышкалар складында янгын чыгуы турында хәбәр килгән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

Янгын сүндерүчеләр район үзәгеннән 2 километр ераклыкта Казан-Шәмәрдән автоюлының 78нче километрында бер катлы резин покрышкалар склады януын ачыклаган. Янгын таралу куркынычы юк.

Дүрт автоцистерна янгынны сүндерергә җәлеп ителгән. Якынча мәгълүматлар буенча, янгын мәйданы 450 кв.метр тәшкил итә.

Янгын нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр юк.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев