Татарстанда шәхси хуҗалыкларда терлек санын саклап калуга юнәлдерелгән ярдәм чаралары киңәйтелә. Сыер асраучыларга бирелә торган субсидия күләме артачак, ә мөгезле эре терлек үстерү өчен яңа мөмкинлекләр барлыкка киләчәк.
Районнарга эш сәфәрләре нәтиҗәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов шәхси ярдәмче хуҗалыкларны яклауга кагылышлы берничә карар кабул иткән. Аерым алганда, бер сыерны карап тотуга бирелә торган субсидия 6300 сумнан 10 мең сумга кадәр күтәреләчәк. Бу карар азыкка бәяләр арту һәм сөтнең сатып алу бәяләре кимү шартларында хуҗалыклар өчен өстәмә ярдәм булырга тиеш.

Терлек сатып алуга кагылышлы мөмкинлекләр дә киңәйтелә. Бозауларны хәзер юридик затлардан тыш, шәхси эшмәкәрләрдән һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләреннән дә алырга мөмкин булачак. Моннан тыш, шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлекне симертү өчен мини-фермалар төзүгә ярдәм күрсәтү юнәлеше кертелә. Яңа чаралар авыл җирендә терлек санын арттыруга, хуҗалыкларның нәтиҗәлелеген күтәрүгә һәм республиканың азык-төлек иминлеген ныгытуга юнәлдерелгән.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев