erid:2VtzquqpS7d
Татарстанда шторм булырга мөмкин. Сак булыгыз!
Яңалыклар

Татарстанда шторм булырга мөмкин. Сак булыгыз!

Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге шторм кисәтүе таратты.

Өч көн дәвамында, 4, 5 һәм 6 июльдә, Татарстанда көндез урыны белән + 37 градус эсселек көтелә.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бүген республикада һава температурасы +36 градуска кадәр була. Метеорологлар белдерүенчә, июль башы төбәктә нормадан 4 градуска җылырак дип фаразлана.

Урманнарда янгын чыгу куркынычы югары булу сәбәпле, Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге штром кисәтүе игълан иткән иде.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-37-gradusly-esselek-sabaple-storm-kisatue-iglan-itelde-5890007

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев