8–12 май көннәрендә республика территориясендә урманнарда янгын чыгу куркынычының югары дәрәҗәсе саклана.
Татарстан Республикасы территориясендә 8–12 май көннәрендә урманнарда югары янгын куркынычы көтелә. Шул сәбәпле ТР Гидрометеорология үзәге шторм кисәтүе игълан итте.
“2026 елның 8 маеннан 12 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда югары янгын куркынычы көтелә (4 класс)”, – диелә хәбәрдә.
Язгы чорда һава температурасының күтәрелүе, коры һәм җилле һава торышы табигатьтә янгын чыгу ихтималын арттыра. Аеруча урман массивларында һәм коры үлән күп булган урыннарда саклык чараларын үтәү мөһим.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев