erid:2VtzquqpS7d
Татарстанда «УАЗ» юл кырыена төшеп киткән, бер кеше үлгән, икесе җәрәхәтләнгән
Яңалыклар

Татарстанда «УАЗ» юл кырыена төшеп киткән, бер кеше үлгән, икесе җәрәхәтләнгән

Зыян күрүчеләрнең берсен хастаханәгә алып киткәннәр, икенчесе медицина учреждениесенә барудан баш тарткан ("Татар-информ", Казан, Полина Шевщук).

Кичә кичке бишенчеләрдә республиканың Азнакай районы Победа бистәсендә юл һәлакәте булган.

«УАЗ» фургоны юлдан кюветка төшеп киткән һәм әйләнеп капланган. Авария сәбәпләре әлегә ачыкланмаган.

«Машинада өч ир-ат булган. Аларның берсе шунда ук үлгән. Башы яраланган тагын бер зыян күрүчене табиблар хастаханәгә алып киткән. Җиңелчә тән җәрәхәтләре алган өченче ир-ат медицина учреждениесенә барудан баш тарткан», — дип белдерде авариянең шаһитлары. 

https://tatar-inform.tatar/news/incident/29-07-2021/tatarstanda-uaz-yul-kyryena-t-shep-kitk-n-ber-keshe-lg-n-ikese-r-h-tl-ng-n-5831887

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев