Татарстанда урманнарны торгызу эшләре киң колач ала
2026 елда Татарстан Республикасында 2 550 гектар мәйданда урманнарны торгызу планлаштырыла. Шуның 1 200 гектары «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында башкарылачак. Бу хакта республика урман хуҗалыгы министры урынбасары Илгизәр Зарипов хәбәр итте.
Барысы 1 200 гектарда урман культуралары утыртылачак, 1 348 гектарда урманнар табигый юл белән торгызылачак, ә 2 гектар мәйданда катнаш ысул кулланылачак.
Министрлык урман орлыкларын әзерләүгә һәм питомникларда сыйфатлы утырту материалы үстерүгә аерым игътибар бирәчәк. Бу утыртылган урманнарның ныклы һәм тотрыклы үсешен тәэмин итәргә тиеш.
Илкүләм проект кысаларында кимендә 11,4 тонна урман үсемлекләре орлыгы әзерләү, 488 гектардан артык мәйданда орлыкчылык объектларын карап-тәрбияләү планлаштырыла. Шулай ук 1,5 мең гектарда урман культураларын күчереп утырту һәм урман хуҗалыгы техникасы сатып алу да күздә тотыла.
Әйтергә кирәк, соңгы биш елда республикада 17,5 мең гектар мәйданда урманнарны торгызу һәм үрчетү эшләре башкарылган.
«Экологик иминлек» илкүләм проектының урманнарны саклауга юнәлдерелгән төбәк проекты Татарстанда 2025 елдан гамәлгә ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев