Татарстанда яңгыр һәм җепшек кар көтелә
Бүген Татарстанда чагыштырмача җылы, әмма дымлы һава торышы көтелә.
Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән, аеруча көньякта, шулай ук Казанда яңгыр явачак (төнлә һәм республиканың башкаласында бераз явым-төшемнәр).
Җил төньяк-көнчыгыштан һәм көнчыгыштан, талгын. Кайбер урыннарда томан төшәчәк, дип искәртә синоптиклар.
Татарстанда һава температурасы көндез +8..+13, республиканың көньяк-көнчыгышында +14..+19 градус (башкалабызда +9..+11) тәшкил итәчәк.
Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, алга таба төбәктә температура фонының түбәнәюе көтелә. Яңгыр, кайбер районнарда җепшек кар яварга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев