erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда җылы һава торышы саклана

Республика территориясендә ныклы явым-төшемнәр булу ихтималы аз.

Атна ахырына кадәр Татарстанда чагыштырмача җылы һава торышы саклана. Бу республика синоптиклары фаразларыннан күренә.

23 октябрьдә, чәршәмбе төнендә, явым - төшем булу ихтималы аз. Хәер, көндез кайбер җирләрдә бераз яңгырлар явачак. Көндез һава температурасы 7дән 12 градуска кадәр җылы булачак.

Икенче көнне, 24 октябрьдә, республикага антициклонның төньяк перифериясе тәэсир итә башлаячак. Явым-төшем көтелми, ә «температура фоны югары кала». Төнлә термометр баганалары 3 градус җылы күрсәтәчәк, көндез исә һава +8, +13 градуска кадәр җылыначак.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Алга таба атна ахырына кадәр, Гидрометеорология үзәге билгеләп үткәнчә, явым-төшемсез җылы һава торышы саклана. Төнлә термометр баганалары +2 градустан түбән төшмәячәк, көндез һава температурасы 9дан 14 градуска кадәр җылы булачак.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, якын көннәрдә Идел буеның төньягында – Түбән Новгород һәм Киров өлкәләрендә шактый суыта.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/22/195752/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X