erid:2VtzquqpS7d
Татарстанга 11 апрельдә явым-төшем һәм көчле җил киләчәк
Яңалыклар

Татарстанга 11 апрельдә явым-төшем һәм көчле җил киләчәк

«Татар-информ» хәбәр итә

ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 11 апрельдә республикада аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә сизелерлек явым-төшем булмаячак, ә иртән һәм көндез урыны белән юеш кар һәм яңгыр явуы ихтимал.

Көньяк һәм көньяк-көнбатыш юнәлешләрдән җил 6-11 м/с тизлек белән исәчәк, урыны белән җилнең тизлеге 14 м/с ка җитәргә мөмкин. Һава температурасы төнлә 0 °-5 °C ка кадәр төшәчәк, көндез һава +8+ + 13 ° C ка кадәр җылыначак.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanga-11-aprelda-yavym-tosem-ham-kocle-il-kilacak-5902997

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев