Татарстанга яшен килә: алдагы көннәргә һава торышы
Һава температурасы да шактый үзгәрүчән булачак.
13 апрельдә болытлы һава торышы, урыны белән яңгыр явуы көтелә. Синоптиклар мәгълүматларына караганда, төнлә һәм иртән кайбер районнарда яшенле яңгырлар да күзәтелергә мөмкин.
Җил юнәлеше төньяк-көнчыгыштан һәм көнчыгыштан булачак, тизлеге секундына 7–12 метр тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта, төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә җилнең урыны белән 15–18 метрга кадәр көчәюе ихтимал.
Һава температурасы да шактый үзгәрүчән булачак. Төнлә термометр баганалары +1..+6 градус чикләрендә сакланса, көндез +6..+11 градуска кадәр җылыначак. Көнчыгыш районнарда исә температураның +17 градуска кадәр күтәрелүе көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев