erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанга язгы җылылык якынлаша

Синоптиклар фаразлавынча, Татарстанда чын климатик яз март аеның егерменче саннарыннан соң гына ныклап урнашачак. Нәкъ менә шул чорда табигатьтә тотрыклы үзгәрешләр башлануы көтелә.

Язның килүен раслаучы төп билге — тәүлеклек уртача һава температурасының даими рәвештә нуль градустан югары күтәрелүе. Термометр баганалары “плюс”ка күчкәч кенә, яз чын мәгънәсендә башланды дип әйтеп булачак.

Әмма кар катламының тулысынча эрүе һәм табигатьнең уянуын күрсәткән яз бераз соңрак көтелә. Бу күренеш һаваның җылыну тизлегенә һәм кояш активлыгына турыдан-туры бәйле булачак.

Сулыклар буенча да үзгәрешләр акрын темпта барачак: республикадагы зур һәм кече елгаларда боз кузгалу апрель уртасыннан иртәрәк башланмас дип фаразлана. Белгечләр әйтүенчә, боз китү процессы киләсе айның икенче яртысында гына актив фазага керәчәк. Бу табигатьнең кышкы йокыдан әкрен һәм хәвефсез уянуын тәэмин итәчәчәк. 

Чыганак:Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре