erid:2VtzquqpS7d
Татарстанга салкыннар килә
Яңалыклар

Татарстанга салкыннар килә

Татарстанга салкыннар килүе сәбәпле шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Чәршәмбе – 15 май төне һәм иртәсендә республика территориясендә һавада һәм туфракта -2..-7 градуска кадәр (Казанда -2..-4 градуска кадәр) кырау төшүе көтелә.

Upd. (13.50): сишәмбегә каршы төндә төбәктә шулай ук кырау төшүе фаразланган иде, әмма ул кадәр үк көчле түгел – 0..-5 градуска кадәр.

Бу атнаның беренче яртысында Татарстанда салкыннар көтелә, әмма аның икенче яртысыннан республикада +20 градуска кадәр җылытачак.

Татар-информ


Нет комментариев