Татарстанда алдагы тәүлектә көчле яңгыр, яшен, секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил көтелә.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында искәртүләренчә, яшен вакытында биналардан чыгуны чикләргә, биналарда калырга кирәк. Балаларны караучысыз калдырырга ярамый.
Урамда реклама элмә такталарыннан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк. Йортларның барлык тәрәзәләрен тыгыз итеп ябарга, балконнардан һәм лоджияләрдән төшәргә мөмкин булган предметларны алырга кирәк. Торак яки эш бүлмәсендәге тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Чыганак:Татар-информ
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев