erid:2VtzquqpS7d
Татарстанның бер районында педофил тоткарланган
Яңалыклар

Татарстанның бер районында педофил тоткарланган

Татарстанда телефондагы уен аша корбан эзләгән педофилны тоткарлаганнар.

Беренчел мәгълүматлар буенча, Яшел Үзән районында уеннар белән мавыгучы ир мәктәп укучылары белән уен аша таныша, шуннан соң үзенә кунакка чакыра. 

43 яшьлек ир-ат яшүсмерләргә карата җенси характердагы азгын гамәлләр кылган. Хәзерге вакытта өч зыян күрүче үсмер турында билгеле.

Татарстан Тикшерү комитетында хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта «азгын гамәлләр кылу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Хәзерге вакытта Яшел Үзән районы судында әлеге педофилга карата сак чарасы сайлана.

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstannyn-ber-raionynda-pedofil-totkarlangan

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев