erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанның бер районында полиция хезмәткәрләре 7 тонна синтетик наркотик яшерелгән урынны тапкан

Питрәч районында 7 тонна синтетик наркотик сакланган нарколаборатория табылган

Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе Питрәч районында синтетик наркотиклар җитештерүче "яшерен" нарколаборатория эшчәнлегенә чик куйган.

Оператив-эзләү чаралары барышында 7 тоннага якын гомуми авырлыктагы полимер пакетларга төрелгән прекурсор-химик матдәләр, химик реакцияләр үткәрү өчен предметлар һәм җайланмалар, индивидуаль саклану чаралары табылган һәм алынган. Федераль куркынычсызлык хезмәте идарәсе хезмәткәрләре 38 килограммга якын наркотик матдә тапкан һәм алган. 

Федераль куркынычсызлык хезмәте идарәсенең тикшерү бүлеге тарафыннан Россия Җинаять кодексының «Наркотик чаралар, психотроп матдәләр яки аларның аналогларын законсыз җитештерү, сату яки җибәрү, шулай ук наркотик матдәләр яки психотроп матдәләр булган үсемлекләрне яки аларның наркотик матдәләр булган өлешләрен законсыз сату яки җибәрү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Шикләнелүче тоткарланган, аңа 15 елдан 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза яный. Оператив-эзләү чаралары һәм тикшерү эшләре дәвам итә.

ЧЫганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев