erid:2VtzquqpS7d
Терлек асраучыларга субсидия биреләчәк
Яңалыклар

Терлек асраучыларга субсидия биреләчәк

1 сыер өчен – 2 мең сум, 2 сыер өчен – 3 мең сум, 3 һәм аннан күбрәк сыер өчен 4 мең сум;

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 19 апрельгә кадәр шәхси ярдәмче хуҗалыклардан савым сыерлары, ана кәҗәләр һәм бер яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиләре тоткан өчен чыгымнар өлешен кайтаруга гаризалар кабул итү турында хәбәр итә.

1 сыер өчен – 2 мең сум, 2 сыер өчен  –  3 мең сум,  3 һәм аннан  күбрәк сыер өчен 4 мең сум;   
ветеринария чаралары үткәрүгә 500 сумга  килешү имзаланганда, өстәмә  рәвештә һәр сыерга 300 сум субсидия түләнәчәк.  

Өч яшьтән зуррак булган бияләр  тоткан өчен,  Татарстан  Министрлар Кабинетының “Татарстан  территориясендә шәхси  ярдәмче хуҗалыкларны  үстерүгә дәүләт ярдәме чаралары турында” 2021 елның 15 июнендәге 452 нче карары  нигезендә, бер баш биягә 5 мең сум  исәбеннән субсидия бирелә. 
Документлар “Минем субсидияләр” («Мои субсидии») системасы аша электрон рәвештә алына. Мәгълүматны төгәллләштерү өчен элемтә:   8(843) 221-76-88 (8801).

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/subsidiia-birela-kemga-kupme

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев