erid:2VtzquqpS7d
Тирсәдә 31 яшьлек ир-ат тереләй янып үлгән
Яңалыклар

Тирсәдә 31 яшьлек ир-ат тереләй янып үлгән

Фаҗиганең сәбәбе аталды

Тирсәдә 31 яшьлек ир-ат тереләй янып үлгән

admin, 2 май 2021 - 13:01

 

50

0

0

Фаҗиганең сәбәбе аталды

Бүген төнлә республиканың Әгерҗе районында, Тирсә авылында Мәктәп урамында шәхси йорт янды, дип сөйләделәр «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

 

Янгын турында хәбәр төнге сәгать дүрттә 101нче янгын  сагы чакыру номеры буенча алынган.  24 квадрат метр мәйданлы йорт бөтенләй янып беткән.

 Янгын тиз арада сүндерелгән. Утта 31 яшьлек ир-ат һәлак булган, шулай ук 64 яшьлек хатын-кыз зыян күргән. Башлангыч фаразлар буенча, сүндерелмәгән тәмәке янгын сәбәбе булырга мөмкин

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/faiga/tirsd-31-yashlek-ir-at-terely-yanyp-lgn


Арча хәбәрләре

Нет комментариев