erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

ТНВның Яңалыклар хезмәте продюсеры Радик Фәрхуллин вафат

Хушлашу урыны һәм вакыты турында соңрак хәбәр ителәчәк

ТНВның Яңалыклар хезмәте продюсеры Радик Фәрхуллин 49 яшендә көчле авырудан соң вафат булган.

Хушлашу урыны һәм вакыты турында соңрак хәбәр ителәчәк.

Фәрхетдинов карьерасында телевизион юл 2003 елның июненнән башлана. Ул вакытта аны Идел буеның беренче спутник телеканалы «Яңа гасыр» (ТНВ) коллективына кабул иткәннәр.

2005 елда «Яңа Гасыр» телеканалы генераль директоры Радик Фәрхуллинны рус телендәге мәгълүмати программалар дирекциясенең баш мөхәррире итеп билгели. 2012 елда ул «ТНВ-Планета» яңа иярчен телеканалының мәгълүмати программалар баш мөхәррире вазифасына билгеләнә.

2016 елдан ул «Татарстан Яңалыклары»ның көндәлек яңалыклар чыгарылышларын продюсерлык итә.

Фәрхуллин ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде, 2010 елда ул «Бәллүр каләм» республика журналистлар конкурсының «Журналистикада исем» номинациясендә лауреат булды.

2013 елда аны милли телевидение үсешенә керткән өлеше өчен «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы грамотасы белән бүләкләделәр. 2023 елда тармак үсешенә керткән зур өлеше өчен ул Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре булды.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев