erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык барлыкка килергә мөмкин

Татарстан синоптиклары атна башында – 27-29 мартта республика территориясендә нинди һава торышы урнашачагы турында сөйләде. Шул хактагы мәгълүмат ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында урнаштырылган.

Дүшәмбе төнлә һәм иртән томан көтелә, шул ук вакытта көньяктан талгын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +4..-9 градус тәшкил итсә, көндез исә термометрның терекөмеш баганасы +11..+16 градуска кадәр күтәреләчәк.

Сишәмбе көнне синоптиклар урыны белән бераз яңгыр явачак дип фаразлый. Көньяк-көнбатыштан искән җил төньяк-көнбатышка күчә. Һава температурасы бераз түбәнәя: төнлә +2..+7, көндез +7..+12 градус тәшкил итәчәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чәршәмбе көнне Татарстан территориясендә аязучан болытлы һава торышы булачак, явым-төшем көтелми. Җил көнчыгыштан исә. Һава температурасы төнлә моннан алдагы көннәр белән чагыштырганда сизелерлек түбәнәячәк – термометрның терекөмеш баганасы -3 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Әмма көндез температура +8..+13 градус тәшкил итәчәк. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык барлыкка киләчәк.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X