Төнлә Интернет куллануны чикләргә тәкъдим итәләр: яшүсмерләр иминлеге мәсьәләсе күтәрелде
Россиядә балигъ булмаганнарның төнге вакытта интернет куллануын чикләү мөмкинлеге каралырга мөмкин.
Россиядә балигъ булмаганнарның интернетка керүен төнге сәгатьләрдә вакытлыча чикләү турындагы тәкъдим җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итте. Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министры Азат Кадыров бу фикерне «Бердәм Россия» партиясенең «Есть результат» форумында тәкъдим итте. Әлеге чарада партиянең халык программасына кертү өчен төрле социаль инициативалар каралды. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.
Министр сүзләренә караганда, бүгенге цифрлы мохиттә балалар һәм яшүсмерләрнең интернетны артык куллануы сәламәтлеккә дә, психологик халәткә дә йогынты ясарга мөмкин. Шуңа күрә төнге вакытта аларның челтәргә керү мөмкинлеген вакытлыча чикләү турында закон чыгару дәрәҗәсендә фикер алышу кирәк.
«Балигъ булмаганнарның интернетка төнге вакытта керүен вакытлыча чикләү буенча законнарны карарга кирәк дип саныйбыз. Моның белән беррәттән балалар һәм яшүсмерләр өчен Россиядә эшләнгән видеоуеннар булдыру да мөһим», – дип билгеләп үтте Азат Кадыйров.
Бу юнәлештә беренче адымнар да ясала башлаган. Мәгълүм булганча, балалар һәм яшүсмерләр өчен махсус видеоуеннар булдыру идеясе хәзерге вакытта Иннополис университеты белгечләре белән берлектә өйрәнелә. Проект кысаларында белем бирү, мәдәни һәм тәрбияви элементларны берләштергән заманча цифрлы продуктлар эшләү мөмкинлеге карала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев