erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

ТР Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 2026 елда эшкә урнашырга теләүчеләргә киңәшләр бирде

Яңа елда эшләрен отышлы алмаштырырга теләүчеләргә яңадан укыту узарга, шулай ук тармакны цифрлаштыру, Автоматлаштыру һәм технологияләр белән бәйле программаларны сайларга киңәш ителә.

 Укуны «Кадрлар» милли проекты буенча бушлай узарга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» га ТР Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"Эш эзләгәндә тотрыклылык һәм социаль пакетны карарга киңәш итәбез",-дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Шулай ук дәүләт ярдәменең барлык инструментларын кулланырга, «Россия эше» кадрлар үзәгенә пособие өчен генә түгел, ә һөнәри юнәлеш алу, «цифрлы» резюме төзүдә ярдәм итү, әңгәмәгә әзерләнү һәм ышанычлы эш бирүчеләрдән вакансияләр ярминкәләренә керү өчен дә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев