erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

ТР ЗАГСы никахларны теркәүнең иң популяр айларын атады

Татарстанда никахны теркәү өчен иң популяр айлар июль һәм август айлары булды, 2025 елда никахларның 30% ы шуларга туры килде. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова Казан ИТ-паркында узган ведомство коллегиясенең йомгаклау утырышында хәбәр итте.

"Иң күп никах 25 июльдә (барлыгы 434) һәм 8 августта (383 никах) теркәлгән. Россия көне, Татарстан Республикасы көне, Халыклар бердәмлеге көне кебек дәүләт бәйрәмнәрендә никахларны теркәү популярлаша бара", - дип билгеләп үтте ул.

Әхмәтова мәгълүматларына караганда, икенче ел төбәктә бер үк вакытта 45 пар никахын теркәү үткәрелә – республиканың һәр муниципалитетыннан берәр пар. "Бу гаилә кыйммәтләрен һәм гаилә статусын популярлаштыруның уңай үрнәге булып тора да инде. Шунысы куанычлы, 2024 елда төзелгән 45 гаиләдә 18 бала дөньяга килгән", - дип өстәде ул.

Коллегия эшендә ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Россия Юстиция министрлыгының юридик ярдәм һәм хокукый хезмәтләрне үстерү һәм көйләү департаменты җитәкчесе Роман Рябый катнаша.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев