erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тропик җиләк-җимеш яратучылар өчен күңелсез хәбәр

5 февральдән Россельхознадзор Россиягә бер җимеш кертүне тыйды Чикләү Эквадорның иң зур 5 тәэмин итүче компаниясенә кагыла.

Россельхознадзор 5 февральдән Россиягә Эквадордан банан кертүне тыйды. Бананнарда кинәт кенә бөдрә күбәләк личинкалары табылган.

“Эквадор бананнарында Россия һәм ЕАЭС әгъза – илләре өчен куркыныч карантин объекты — күбәләк-горбатка (Megaselia scalaris (Loew) булуы ачыкланган. Бу берничә тапкыр кабатланган хокук бозу", дип әйтелә ведомствоның рәсми хәбәрендә.

Россельхознадзор шулай ук, әгәр экспортер әлеге күбәләк белән көрәшү өчен тиешле чаралар күрмәсә, яңа чикләү чаралары кертеләчәк, дип аңлаткан.
Белгечләр банан озак вакытка юкка чыгарга мөмкин дип уйлый. Бу очракта Россиягә яңа тәэмин итүчеләр эзләргә һәм логистиканы яңадан төзергә туры киләчәк. Ә бу хакта башка илләр белән сөйләшүләр башланмаган гына түгел, хәтта планлаштырылмаган да. Сәүдә компанияләре өчен бу хәбәр шок булган. Хәзер күпләр бу уңайдан алма һәм апельсинның кыйммәтләнүен фаразлый.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/5-fevraldan-rosselxoznadzor-rossiiaga-ber-imes-kertune-tyidy

Фото https://photo.tatar-inform.ru/ОБЩЕСТВО/120118-Открытие-Пятерочки-в-Иннополисе-Михаил-Захаров-/i-sbw6bXJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев