Түбән Камада БПЛА һөҗүме куркынычы аркасында 12 июньдә барлык массакүләм чараларны туктаттылар
Түбән Кама мэры Радмир Беляев 12 июньгә планлаштырылган барлык бәйрәм чараларының туктатылуы турында хәбәр итте.
Түбән Камада 12 июньдә пилотсыз очу аппаратлары (БПЛА) һөҗүме куркынычы аркасында барлык массакүләм чараларны гамәлдән чыгардылар. Бу хакта шәһәр халкына рәсми мөрәҗәгатьтә шәһәр мэры Радмир Беляев белдерде, дик хәбәр итә “Татар-информ”.
“Барлык оператив хезмәтләр дә көчәйтелгән режимда эшли, вәзгыять даими контрольдә тора”, - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Ул ассызыклаганча, куркынычсызлыкны тәэмин итү максатларында бүгенге көнгә планлаштырылган барлык массакүләм чараларны гамәлдән чыгару турында карар кабул ителгән.
Мэр түбәнкамалыларны гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Түбән Кама районы администрациясенең рәсми хәбәрләрен генә күзәтергә, тикшерелмәгән мәгълүматка ышанмаска һәм имеш-мимешләрне таратмаска чакырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев