erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Тукай әдәби музеенда Фатих Әмирханның 140 еллыгына багышланган күргәзмә ачыла

Бүген, 14:00 сәгатьтә, Габдулла Тукай әдәби музеенда күренекле татар язучысы Фатих Әмирханның тууына 140 ел тулуга багышланган күргәзмәнең тантаналы ачылышы узачак.

Габдулла Тукай әдәби музеенда Фатих Әмирханның 140 еллыгына багышланган күргәзмә эшли башлый. Бу хакта Татарстан Милли музее матбугат хезмәтенә сылтама белән “Татар-информ” хәбәр итә.

Экспозиция язучының тормыш юлын һәм иҗади эшчәнлеген киң колачлы итеп яктыртачак, аның шәхесен һәм әдәби мирасын ачуны максат итеп куя. Күргәзмәдә Татарстан Республикасы Милли музее фондларында сакланган Фатих Әмирхан мемориаль коллекциясеннән сирәк экспонатлар тәкъдим ителәчәк.

Килүчеләр язучының шәхси әйберләрен – эшләпәсе һәм сюртугын, аның исән чагында нәшер ителгән китапларын, кулъязмаларын, хатларын, шулай ук спектакль афишаларын күрә алачак. Аерым игътибарга лаек экспонатлар арасында «Хәят» әсәренең барлык кулъязма дәфтәрләре бар – алар тамашачыларга беренче тапкыр тәкъдим ителә.

Күргәзмәгә керү ирекле. Экспозиция 2026 елның 6 апреленә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев