Укучылар өй эшен әзерләүгә күпме вакыт тотарга тиеш?
Хөкүмәттә укучыларның йөкләнешен киметү мәсьәләсен контрольгә алырга карар кылганнар.
Юстиция министрлыгында уку “йөге”н тәртипкә китерә торган документ теркәлгән.
Мәгариф министрлыгының узган йомгаклау коллегиясендә ведомство башлыгы Сергей Кравцов хәбәр иткәнчә, 2025 елның 1 сентябреннән предметлар буенча бердәм планлаштыру кертелә, контроль һәм тикшерү эшләре нормалары билгеләнгән. Алар дәресләрнең гомуми санының 10 процентыннан да артыграк булырга тиеш түгел
Башлангыч сыйныф укучыларына өй эшләрен башкару өчен вакыт күләме аерым күрсәтелгән. Әйтик, барлык фәннәр буенча өй эшен әзерләү өчен таләп иткән вакыт беренче сыйныф укучылары өчен - 1 сәгать, 2 һәм 3 сыйныф укучылары өчен - 1,5 сәгать, дүртенче сыйныф укучылары 2 сәгатьтән дә артмаска тиеш.
Чыганак: Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев