Арча районы Үрнәк бистәсендә бер катлы шәхси йорт янган. Ут 40 квадратны чолгап алган.
«Татар-информ» га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсеннән алган хәбәр буенча, янган конструкцияләрне тикшергәндә янгын сүндерүчеләр 53 яшьлек ир-атның гәүдәсен тапканнар.
Янгынның беренчел сәбәбе — тәмәке тартканда саксызлык. Тикшерү үткәрелә.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев