erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ут һәм су өчен түләмәүчеләр торактан мәхрүм булмасмы?

Быелның җәеннән Татарстанда яшәүчеләр коммуналь хезмәтләр өчен күбрәк түли башлаячак. Тарифлар халыкның күпчелеге өчен 10,8 проценттан да артмаячак, дип тынычландырдылар Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитетының еллык коллегия утырышында.

Тик менә чимал белән тәэмин итүчеләр мондый бәяләр аркасында «яшәү өчен көрәш»тән зарланды. Ә ут һәм су өчен исәп-хисап ясарга теләмәүчеләрне торактан мәхрүм итәргә тәкъдим иттеләр. Утырыш ниләр белән истә калды? Дәүләт комитетында былтыргы «үзенчәлекле» елга йомгак ясап, бу елгы үзгәрешләр турында сөйләделәр.

Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. Яңа тарифлар турында сөйләшүгә керешкәнче, Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничевның 2023 елны ни өчен «үзенчәлекле» дип атавына да ачыклык кертик. Билгеле булганча, тарифлар гадәттә елга бер тапкыр – җәй көне артса да, 2022 ел азагында, ил Хөкүмәте карары нигезендә, коммуналь хезмәтләргә бәяләр бер ел эчендә ике тапкыр артты. Шуңа күрә 2023 елның җәендә тарифлар үзгәрешсез калды. Бер ел ярымлык «тынлык»тан соң, бәяләр кабат бу елның 1 июлендә кыйммәтләнәчәк. – Татарстанның күпчелек районнарында (республикада яшәүчеләрнең өчтән икесе диярлек. – Ред.) коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр күп дигәндә – 10,8, ә республиканың аерым муниципаль берәмлекләрендә 15,7 процентка кадәр артачак. Мәсәлән, Кукмара халкы өчен әлеге күрсәткеч 11,9 процент тәшкил итәчәк, – диде Александр Груничев. Нишләтәсең, шул ук су да, мәсәлән, бөтен Татарстан халкына бер торбадан килми шул. Шуңа күрә коммуналь хезмәтләргә тарифлар да аерыла.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Моңа кадәр коммуналь хезмәтләргә бәяләр кыйммәтләнүгә багышланган киңәшмәләрнең берсендә Питрәч авыл җирлеге мисалында исәпләп тә күрсәттеләр: бу җәйдә биредә су – 7,9, пычрак суларны агызу – 9,5, ут – 8,8, җылылык – 14, газ – 11,2, каты көнкүреш калдыкларын чыгару исә 4 процентка артачак. Авыл җирлеге буенча тарифлар уртача 11,3 процентка кыйммәтләнәчәк дигән сүз. 2024 елның 1 июленнән ут өчен бер ставкалы тариф 41 тиенгә артачак һәм бер кВт/сәгате 5,09 сумга җитәчәк. Электр плитәләре белән җиһазландырылган шәһәр йортларында бер ставкалы тариф 52 тиенгә кыйммәтләнеп, бер кВт/сәгате 4,10 тиен тәшкил итәчәк. Авылда яшәүчеләр өчен ул 29 тиенгә үсеп, бер кВт/сәгате 3,57 сум булачак. Табигый газның бер куб метры бәясе хәзерге 6,78 сумнан 7,47 сумга җитәчәк. Зәңгәр ягулык 69 тиенгә артачак. Бәяләр кыйммәтләнсә дә, тормыш дәвам итә.

Дәвамын сылтама буенча укый аласыз: https://vatantat.ru/2024/01/133438/
© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев