Реклама
Яңалыклар
«Ватрушка»да шуганда иминлек кагыйдәләре
Исерек килеш «ватрушка»да шуарга, сикерергә ярамый, кеше йөрми торган урында шуарга җыенганда, башта урынны яхшылап тикшерегез.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы «ватрушка»да шуганда иминлек кагыйдәләрен искә төшерде.
- «Ватрушка»га күп итеп төялмәгез. Бер «ватрушка»га берничә кеше төялсә, барысы да очып чыгу ихтималы бар.
- «Ватрушка»ны паровоз иттереп тагып йөрмәгез, аларның каплануы ихтимал.
- Таудан төшеп җиткәч, туктар өчен урын җитәрлек булсын.
- Кеше шумый торган урында «ватрушка» белән төшәргә җыенсагыз, башта яхшылап карагыз: ботаклар, түмгәкләр булмасын.
- «Ватрушка»да утырып төшкәндә каршыда йөрүче балалар булмасын.
- Исерек килеш «ватрушка»да шумагыз.
- «Ватрушка»да утырып кына шуалар, басып төшә күрмәгез, сикермәгез.
- «Ватрушка»ны снегоходка, автомобильгә бәйләп тагып йөрмәгез.
- https://intertat.ru/news/questions_answers/08-01-2020/vatrushka-da-shuganda-iminlek-kagyyd-l-re-5714928
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев