erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Вирусларның язгы активлашуы күзәтелә

Сакланырга кирәк

Татарстанда бер атна эчендә 12 114 ОРВИ һәм грипп очрагы теркәлгән. Бу эпидемия чигеннән 46% түбән, дип хәбәр итә ТР Буенча Роспотребнадзор Идарәсенең матбугат хезмәте.

Ел башыннан грипп вируслары активлыгы кимүе күзәтелә.

Шул ук вакытта ведомство вирусларның язгы активлашуы турында кисәтә. Суыктан җылылыкка күчү чорында һава температурасы һәм дымлылыгы үзгәрә, бу сулыш юллары лайлалы тышчасының иммунитетын көчсезләндерергә мөмкин.

Шуңа сакланырга кирәк була.  Кулларны даими юарга, бүлмәләрне җилләтергә, авырулар белән аралашмаска тәкъдим ителә.

Чыганак: "Әлки хәбәрләре'

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев