erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәрби корреспондент Александр Коц: Бер очракта Россиядә мобилизациянең икенче дулкыны котылгысыз

Россиядә мобилизациянең икенче дулкыны котылгысыз. Бу хакта «Комсомольская правда» радиостанциясе эфирында хәрби корреспондент Александр Коц белдерде.

Журналист үзенең репортажларын хәрби хәрәкәтләр зонасыннан алып бара. Аның фикеренчә, «иртәме-соңмы» военкоматлар бу эшне яңартачак. Бу Украинада яңа масштаблы һөҗүм уздыру турында карар кабул ителгән очракта кирәк, ди ул.

Коц шулай ук резервны туплау — Украинада Россия армиясе тарафыннан стратегик операцияләр башланган очракта мәҗбүри шарт, дип аңлата. Хәрби операция алга таба барган саен, хәрби корреспондент белдергәнчә, Россиядә мобилизациянең яңа дулкыны турында күбрәк сөйләячәкләр. Әмма хәзерге вакытта, Коц сүзләренчә, мондый адымнар өчен билгеләр юк.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://vatantat.ru/2023/02/105944/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре