erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хатын-кызлар өчен эш сәгате кыскартылырга мөмкин

Хатын-кызлар өчен җомга көнне эш сәгате кыскартылырга мөмкин

Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков исеменә мөрәҗәгать юллый. Юлламада хатын-кызлар өчен җомга эш көнен, уртача хезмәт хакын саклап, ике сәгатькә кыскартырга тәкъдим ителә. Бу хакта РИА Новости яза.

«Югарыда әйтелгәннәр белән бәйле рәвештә, хатын - кызлар өчен, уртача хезмәт хакын саклап, җомга көнне эш сәгатен ике сәгатькә кыскарту инициативасын каравыгызны сорыйм», - диелә рәсми хатында.

Анда бу чара бюджет өлкәсе, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен мәҗбүри булырга тиеш дип әйтелә. Шәхси компанияләр өчен эш көнен кыскарту киңәш итү характерында булырга мөмкин.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматлары буенча (2023 елның марты), хатын – кызлар Россиядә барлык эшче көчнең 49 проценты тәшкил итә - бу дөнья практикасында иң югары күрсәткечләрнең берсе», - дип язылган мөрәҗәгатьтә.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/xatyn-kyzlar-ocen-omga-konne-es-sagate-kyskartylyrga-momkin-5888091

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев