erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа елда төрле хәлгә калган кешеләр: «Бал-маскарадка сөт цистернасында кайтып җиттек»

Яңа елны берәүләр матур күлмәкләрен киеп, өйләрен юып, җыештырып, сыгылып торган табын корып каршы калса, икенчеләренә исә бөтенләй башка урында, башка вакытта булырга туры килә. Яңа ел 40 градуслы суыкта яки хастаханәдә кизү торганда нинди булып истә калган? «Интертат» үзенчәлекле Яңа ел вакыйгаларын тәкъдим итә ("Интертат", Казан, Зилә Мөбәрәкшина)


Геройларны тапканчы бик күп сорашырга, эзләнергә туры килде. Шөкер, Яңа елны үзенчәлекле истә калырлык итеп каршы алучылар табылды. Язма геройларын табарга ярдәм иткән якыннарыма, коллегаларыма рәхмәт. Мәкаләне әзерләгәндә геройларны кызганып та куйдым. Шул ук вакытта аларның күңелле маҗараларын ишетеп елмаеп та алдым.

«Яңа ел бәйрәменә сөт цистернасы эчендә авылга кайттык»
Мондый хәлне бер кешедән дә ишеткәнем булмады. Аны миңа әнием — Рузалия Мөбәрәкшина сөйләде:


pixabay.com
— Бу хәл 1988 елда булды. Дус кызым белән бал-маскарадка барабыз дип, эштән соң авылга кайтырга чыктык. Дус кызым белән авылдашлар без. Казаннан район үзәге — Базарлы Матакка автобус белән кайтып төштек.

Урамда тешләр тешкә бәрелерлек зәмһәрир суык. Машина көтеп басып торуның файдасы юк, караңгы да төште, туңарбыз дип, авылга таба җәяү атлап кайта башладык. Авылга кайтыр юл ерак — 18 чакрым! Кулларыбызда — шәһәр күчтәнәчләре тутырылган авыр сумкалар да бар.

Ул вакытта асфальт юл да юк иде. Шулай, кайта-кайта икенче авыл — Үргәагарга җитәрәк бер машина тавышын ишеттек. Безнең янга якынлашкач, туктады. Күрше авылга ташый торган сөт машинасы булып чыкты. Машина салонында кешеләр бар иде. Шофер төште дә: «Ай, кызлар, ничекләр кайтып җитәрсез», — дип, кайсы авылга кайтканны сорады.

«Мин сезне цистерна багы эченә генә утырта алам, анда кешенең кайтканы булды. Цистерна эченә салам түшәлгән. Шунда кайтабыз дисәгез, бак эченә төшәргә булышам», — диде.

Кичке тугызынчылар булгандыр, башка чарабыз юк — ризалаштык. Шофер кеше сумкаларны алып куйды, цистерна эченә керергә булышты. Бак капкачын каплап куймады, һава керер өчен ярык калдырды. Цистерна эчендә дөм караңгы, җылы түгел, ләкин җилле дә түгел.

Тотынырга да урын юк, бак эчендә чүгәләп кайттык. Авылны узып китмәсә генә ярар иде, дип борчылдык. Берзаман машинабыз туктады. Төшсәк, авылыбызның мәктәбе янына килеп җиткәнбез икән. Төнге суыкта сөт цистернасында булса да, авылга кайтып җитүебезгә шатланып туя алмадык!

…Ә мәктәптә бал-маскарад гөрли иде. Тәрәзәдән күрдек. Без анда кереп тормадык, өйдә безне сагынып көткән әти-әниләребез янына ашыктык. Әти-әниләр безнең шул вакытта кайтып җиткәнгә шаккатты инде. Аннан соң икенче көнне авыл клубында бал-маскарад үткәрделәр — шунда гына җитештек.

«Яңа елда мәет ташыдым, моргта каршы алырга туры килде»
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары, полиция генерал-майоры Рафил Ногманов милиционер булып эшләгән чагында булган вакыйгаларны сөйләде:


— Эчке эшләр министрлыгында эшләгәндә Яңа елны урамдагы чыршы бәйрәмнәрендә каршы ала идек. Милиционер булып эшли генә башлаган идем — Яңа ел төнендә бер мәетне моргка алып киттек. Барып җитүгә үк кертмәделәр, моргның эчендә басып торырга туры килде. Сәгать төнге 12 тулганда моргта — суд-медицина экспертизасында идек. Ул вакытта сайлап торыш юк — миңа гел милиционер булып кизү торырга туры килде. 15 ел дәвамында Яңа елны эштә каршы ала идем.

Бер елны бик суытты — урамда 40-45 градус салкын иде. Безне урамга машиналарны җыярга чыгардылар. Танк училищесыннан зур машина алып, Оренбург тракты урамы буйлап катып калган машиналарны җыеп, шәһәргә алып кайтырга туры килде. Халык машиналарында утырып калган, ә «Жигули»лар йөрми, суыкта катып калганнар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Яңа елны хастаханәдә министрлар белән каршы алдык»
Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсе кан тамырлары хирургиясе бүлегенең урта медицина хезмәткәре Искәндәр Нурмиев кизү торган көнне янгын чыга язган:


Искәндәр Нурмиевның шәхси архивыннан
— 2020 елны, яңа гына эшкә урнашкан кеше буларак, эштә кизү торганда каршыладым. Җитмәсә, 31 декабрь төнне безнең бүлекне Казан шәһәрендә дежур итеп билгеләделәр, төне буе авыруларны кабул иттек.

Табиблар белән бергә җыелып, төнге 12 тулганны көттек. 12 тулды да, янгын чыккан дигән сигнал кычкыра башлады. Бөтенебез аякка басты. Безнең каттагы бер палатада бенгаль утлары яндырганнар булып чыкты. Шөкер, Яңа ел хәвеф-хәтәрсез үтте.

Ә бер Яңа елны Россиянең бер танылган режиссеры, министрлар белән каршы алдык. Исемнәрен әйтеп тормыйм. Бергәләшеп сөйләшеп утырган идек.

«Яңа ел кичендә бөкеләр аркасында өч сәгатькә банкетка соңга калдым»
Татар эстрадасы артисты Альбина Кармышевага бөке аркасында машинадан төшеп, банкетка җәяү барырга туры килгән:


Альбина Кармышева фотосы
— Берничә ел элек бер танылган оешма корпоративны Кар кызы булып киенеп алып барырга чакырды. Ризалаштым. Банкет көнне Казан урамнарында бөке иде — машиналар тора, хәрәкәт юк диярлек. Мин, паникага бирелеп, борчылырга тотындым. Машинадан чыгып, Кар кызы киемен киеп, җәяү барырга чыктым. Бара-бара елап беттем.

Килеп җиткәч, орыштылар, эләкте инде… Соң, мин үзем теләп 2,5 сәгать бөкедә утырдыммыни соң? Шулай итеп, банкетка өч сәгатькә соңга калдым. Бу хәлне беркайчан да онытмыйм.

«Шырпы яндырып, будильник тавышы астында каршы алдык»
Татар блогеры Фәгыйлә Шакирова Яңа елны хезмәттәшләре белән шырпы яндырып каршылаган:


Рамил Гали
— Банк өлкәсендә эшләгәндә Яңа елны коллегаларым белән, Казаннан ерак түгел бистәдәге бер өйдә каршыларга булдык. Табын корганчы, кайбер кызлар чаңгыда, чанада җилдереп кайтты. Караңгы төшәрәк табын әзерләргә керештек. Мәш килеп, тәмле-тәмле салатлар, ашлар, салкын закускалар әзерләдек. Инде барысы да әзер булгач, бизәнеп, ясанып, тезелешеп өстәл янына утырыштык.

12 тулганны көтеп тормадык — җырлый, бии башладык. Бер дус кызым гармунда уйнады. Шулай, бер-беребезнең кәефен күтәрдек. Төнге уникенче яртыда телевизорны кабызып куйдык. 12 туларга өлгермәде, ут сүнде! Ашык-пошык шәм эзли башладык. Шәм тапмагач, шырпы кабыздык.

Шәмне яктырттык та, Асия апабыз будильнигын төнге 12гә дип куеп калдырды. Шырпы яндырып, будильник тавышы астында Яңа елны каршы алдык. Аннан соң урамга чыктык — тирә-якта бер-бер артлы салютлар ата башладылар. Утны икенче көнне генә бирделәр. Тулырак: https://intertat.tatar/news/society/31-12-2021/ya-a-elda-t-rle-h-lg-kalgan-keshel-r-bal-maskaradka-s-t-tsisternasynda-kaytyp-ittek-5846350

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X