erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Янгында хатын-кыз һәлак булган

Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендәге Садовая урамында урнашкан йорт яну нәтиҗәсендә, ике ир-ат җәрәхәтләр алган, бер хатын-кыз һәлак булган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе хәбәр иткәнчә, 8 гыйнвар кичендә Садовая урамында урнашкан йортта янгын чыгу турында хәбәр алына. Янгын ике катлы йортны тулысынча камап ала, күрше-тирә йортларга ут күчү куркынычы туа. Бер сәгатьтән артык ут белән көрәшкәннән соң янгын сүндерелә.

Кызганыч, әлеге янгыннан соң да югалтулар турында язарга мәҗбүрбез. Утлы йорттан ике ир-ат үзләре чыгып өлгерә, берсенең тәне уттан зыян күрсә, икенчесенең ике терсәге дә сынган була, аларны Яшел Үзән үзәк хастаханәсенә китерәләр. Ә менә 1956 елда туган ханым йорттан чыга алмый кала һәм утлы йортта һәлак була. Анысының мәете янгын сүндерелгәннән соң гына табып алына.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/yashel-zn-rayonyndagy-yangynda-ber-khatyn-kyz-lak-bula

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X