erid:2VtzquqpS7d
Яр Чаллыда кулына винтовка тотып йөргән ир-атны тоткарлыйлар
Яңалыклар

Яр Чаллыда кулына винтовка тотып йөргән ир-атны тоткарлыйлар

Полиция бу хәл турында социаль челтәрләрдән белгән

Шаһитлар социаль челтәрләрдә кулына корал тоткан ир-ат катнашындагы видеоны урнаштырганнар. Ир-ат кулына утлы корал тотып, шәһәр урамы буенча атлап бара, үзе телефоннан сөйләшә. Чаллы полициясенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге шәһәрнең 18-нче комплексындагы йортларның берсендә яшәүче 51 яшьлек кешенең шәһесен ачыклаганнар. Тоткарлаган вакытта аның кулында пневматик винтовка булган.
Бу хәлнең нечкәлекләре һәм шартлары ачыклана. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.
Сүз уңаеннан, әлеге хәл Инстаграм буенча ачыкланган, корал тотып йөргән ирне күргән бер генә шаһит тә бу хакта полициягә хәбәр итмәгән, дип яза "Челнинские известия".

 http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/yar-challyda-kulyna-vintovka-totyp-yrgn-ir-atny-totkarlyylar

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев