erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Җырчы Алинә Сафиуллина: «Дуслык көтелмәгән очракларда сынала»

Татарстанның атказанган артисты Алинә Сафиуллина янында һәрвакыт бер яшь егет күренә

Аның кем булуы, аларны нәрсә бәйләве күпләрне кызыксындыра. Әллә Алинә кияүгә чыгамы икән? Без исә бу сорауларны Алинәнең үзенә юлладык.
“Айнур Гәрәев – Саба егете. Ул ТНВ каналының “Манзара” тапшыруында эшли.

Шулай ук минем концертларны алып бара, җырлый. Без Айнур белән 2 ел элек таныштык, күптәннән инде концертларга бергә йөрибез. Безнең арада бары тик дуслык кына. 

Дуслык көтелмәгән очракларда сынала. Бервакыт концерттан төнге сәгать 3тә кайттык. Икенче көнне иртүк Айнурга ТНВга эшкә барырга кирәк. Сабага кайтып йөрүдән мәгънә юк, кире киләсе бар. Ул көнне Айнурга минем фатирда кунарга тәкъдим иттем. Ул миңа энем кебек якын”, - диде Алинә Сафиуллина.

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев