Җырчы Зөлфия Камалова яман шеш белән авырый
Австралиядә яшәп иҗат иткән җырчы, Татарстанның атказанган артисты Зөлфия Камалова яман шеш белән авыруын белдергән. Бу хакта ул үзенең туган көнендә социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр иткән.
Зөлфия Камалова болай дип яза: «Бүген мин онкология үзәге стационарында дәваланам, ямаш шешнең соңгы симптомнарын җиңәргә тырышам. Моннан 6 ай элек миңа ашыгыч рәвештә операция ясадылар, һәм мин бүгенге көндә метастазаларны җиңәргә тырышам. Гафу итегез, фаразлар өметләндерерлек түгел. Калган гомеремнән тәм табып яшәргә тырышканга, сезнең миңа зур булмаган бүләк ясау мөмкинлегегез бар. Ул миңа медицина чыгымнарын аз булса да киметергә һәм минем терелү мөмкинлекләремне арттырырга ярдәм итәр иде. Мин беләм, сезгә барыбер түгел, һәм сез хәзер шокта. Мин дә, ышаныгыз.Мин матур итеп яшәдем һәм, әгәр дә китәргә туры килсә, мин китәчәкмен. Ләкин, бик теләп, биредә озаккарак калыр идем. Нәрсәдер миңа моның мөмкин булуын әйтә. Әгәр дә сезнең могҗизалы терелү тарихларыгыз һәм серләрегез бар икән, бүлешсәгез иде. Дәвалаучылар, шаманнар, могҗизалы дарулар турында да тыңларга да әзермен. Хәер, мин күп нәрсәләрне эшләп карадым кебек инде. Мәхәббәтегез өчен рәхмәт. Мин моны тоям. Мин дә сезнең барыгызны да бик яратам», – дип яза ул. Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=44847
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев