erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Алсу Вәлиуллина: «Ирем ачыктан-ачык хыянәт итте һәм моны яшермәде»

Татар эстрадасы артисты Алсу Вәлиуллина белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. «Ирем гаиләдән чыгып киткәч, бик авыр булды, чөнки кайгы-хәсрәт бер-бер артлы килде. Башта сеңлем үлде, аннары ирем китте. Депрессиягә бирелдем», - ди ул (»Шәһри Казан », Эльвира Шакирова) .

Татар эстрадасы артисты Алсу Вәлиуллина белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Ирем гаиләдән чыгып киткәч, бик авыр булды, чөнки кайгы-хәсрәт бер-бер артлы килде. Башта сеңлем үлде, аннары ирем китте. Депрессиягә бирелдем", - ди ул.

– Сеңлеңнең вафаты – тормышыңдагы иң зур югалтудыр, мөгаен. Табиблар тиешенчә ярдәм күрсәттеме?

– Фәридә – бик көтеп алынган сеңлем. Ул туганда, миңа 12 яшь иде. Шуңа кадәр берүзем үстем, сеңелле яки энеле булырга кызыга идем. Без аның белән икебез ике төрле: мин кара чәчле, коңгырт күзле булсам, Фәридә аксыл чәчле, зәңгәр күзле иде. Сеңлем күбрәк минем өстә булды, ул хәтта миңа “әни” дип эндәшә иде. 11нче сыйныфта укыганда, аның аркасы авырта башлады, аяклары сызлады. Табибтан табибка йөрттек, сәбәбен бик озак белмәделәр, төгәл диагноз куя алмадылар. “Үсмерләр организмында була торган хәл, үтә ул”, – диде кайберләре. Кызганыч, арка миендә яман шеш табылды. Без бу чир белән бик нык көрәштек, Мәскәүдә операцияләр ясаттык. Үзе химия алды, үзе БДИга әзерләнде. Имтиханнарын уңышлы гына тапшырып, Мәскәүнең Нефть һәм газ университетына укырга керде. Бик яратып укый иде.

– Ялгышмасам, шул ук елны ул укуын калдырырга мәҗбүр булды?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Укырга кереп, бер-ике ай узуга хәле начарланды. Әни барысын да белгән, аңа табиблар әйткән булган. Әни шундук Мәскәүгә очты. Шуннан соң инде Фәридә укырга бүтән бармады. Шешнең баш миендә дә барлыкка килгәнен белдек. Катлаулы дәвалану курслары башланды, операция булды. Ул аягына баса алмады, ятып кына торды. Тора-бара күрүе начарланды, телләре бәйләнә башлады. Хастаханәдә ятканда, табиблар әнине чакырып: “Сезгә күп калмады, көчле булыгыз. Бәлки бер-ике ел яшәр”, – дигән. Әни коридорга чыккач, бу сүзләрне миңа җиткерде. Ышанмадым, идәнгә утырып еладым. “Торып күз яшеңне сөрт тә, Фәридә янына елмаеп кер”, – дип ачуланды мине әни. Бөтен күз яшьләремне йоттым да, елмаеп Фәридә янына кердем. Әмма күңелем барыбер ышанмады, могҗиза көтте. Сеңлемнең генә хәле көннән-көн начарланды. Без аны чит илгә алып барырга теләдек, әмма андагы табиблар: “Сез мөмкин булган бөтен әйберне дә эшләгәнсез, без берничек тә ярдәм итә алмыйбыз”, – диде. Фәридәне Казанга безнең өйгә алып кайтып әни белән карадык. Күз алдыңда якын кешең сулып бара, ә син аңа берничек тә ярдәм итә алмыйсың. Бу бик авыр халәт. Сеңлем 16 февраль көнне 18 яше тулырга алты көн кала вафат булды. Быел аның киткәненә 10 ел булды. Барысы да кичә генә булган кебек. Ул үзенең диагнозы турында белмәде, ләкин күңеле сизенгәндер дип уйлыйм. Ул әти кебек аралашучан иде, шуңа да дуслары күп булды. Соңгы юлга озатырга да бик күп дуслары килде. Зур-зур егетләр күз яшен тыя алмыйча елады...

 

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/alsu-vliullina-irem-achyktan-achyk-khyyant-itte-m-mony-yashermde

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре