«Әни, ул исән әле, терелтик, моны басудан таптык»
Дулый буран. Котыра җил. Кар ишелеп явамы, әллә басудагы булган карны себереп йорт яннарына, ишегалдына ташыймы, белмәссең!
Йортның әллә кайсы тишекләреннән сызгырып-сызгырып җил кергән кебек. Болай булгач, тәрәзәләрне дә, ишекләрне дә күмә инде.
Сәгадәт ихаталарының авыл читендә булганына тагын бер уфтанып куйды. Бураннарның да төрлесе була. Төрле еллар баштан узган. Басу чите белән өй түбәләре бер төрлегә әйләндереп тау ясалган вакытлар да хәтердән чыкмый. Ул чакта күрше Хәйрулла абый көне буе казыды аларны. Аңа булышырга башкалар килмәсә, өч баласы, сукыр карты белән язга кадәр утырырлар иде шулай.
Хәзер Хәйри карт та юк. Сәгадәтбану әйтерсең үзе генә йортта. Барысы да таралышып бетте. Карты намаз иясе, аңа кар басты ни, яңгыр яуды ни, барыбер! Сәгадәтбану карчык котырганнан-котыра барган буранның тавышын күптәннән тыңлый. Тавыкларына җимне күп итеп сипкән, алларына кар ыргыткан. Казларының да тамаклары тук. Атна-ун көнсез ачтан үлмәячәкләр. Тик кызы Миңсылу кайтырга тиеш иде бу ялларга, шуңа бик тә эче поша. Сәгадәт кызына буран булса, кайтма дип әйтеп куймаганына да үкенде.
Үкенеп ни файда, буранның үз көе бит. Кичтән дулар-дулар да иртән ап-аяз көн булыр. Тик бу буранның тиз генә тынмаячагын чамалавы кыен түгел иде. Ананың тыныч кына уйлары буран белән бергә кайный башлады. Юлда калса, адашса, барасы юлын табалмыйча басуда калса. Их, бала. Юк-юк, ике малайга бердәнбер булып үскән кызын югалтырга теләми иде ул.
...Бу вакытта Миңсылу чыннан да буранда адашам ахырсы диеп, курка-курка басу юлыннан атлый иде. Кар каплаган сукмактан атлавы кыенлашканнан-кыенлаша бара. Күз алларына ашыгып тулай торактан чыгып киткәне килде. Югыйсә, күрә торып буранда чыгарга уйламаган иде дә.
– Сылушка, бүген сиңа кайтып китәргә туры килә инде. Минем янга Вилдан киләчәк. Зинһар ачулана күрмә!
– Кар ява, җиле дә зәһәр! Белмим, китеп булмас. Әни дә кайгырыр. Кеше этен дә чыгармый торган көнгә әйләнеп бара.
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/ani-ul-isan-ale-tereltik-mony-basudan-taptyk
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев