erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Язмышлар...

Әнвәр Нургалиев: “Бу хәл күңелгә тиде инде”

Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев авыл халкының җавапсызлыгы белән очрашкан. Бертуган абыйсының нигезе ташландык рәвештә ятуына борчылып, ул агачлар утырткан булган.

Кызганыч, агачларны харап иткәннәр. Хәл-әхвәл белешеп, Әнвәр Нургалиев белән элемтәгә чыктык.
– Гастрольләр әлегә тамам. Яңа программа өстендә эшлим, җырлар яздырам. Сәламәтлекне дә контрольдә тотам. Тикшеренеп торам, Аллаһка шөкер зарланырлык түгел әле. 

– Агачларга күрше тирәдә йөрүче йорт хайваннары харап иткән дип әйткән идегез. Авылдашларга ачу сакламыйсызмы?
– Агачларны бик кызгандым. Нинди хәлгә килүен күреп, йөрәгем ярылды. Шундый матур үсентеләр алып кайтып утырткан идем бит. Безнең авыл бик кечкенә. Анда шул 10-12 гаилә генә яшидер. Әти-әнием гүр ияләре булгач, матур булсын дип агачлар утырткан идем. Узган елны мәрхүм Флүр абыемның җирен сатып алдым. Җиңгәчәй чит кешегә сатып киткән иде. Җир чүплеккә әйләнә башлагач, җирнең хуҗасы белән элемтәгә чыгып, аны матур гына бәягә сатып алдым. Күлнең ярларын ныгыттым. Тагын агачлар утыртып, авылдашлар өчен күркәм урын ясарга исәп иде. Мин яхшы булсын, матур булсын дип тырышам. Без уйнап үскән урыннар бит бу. Безнең авылда чыршы утырткан кеше бөтенләй юк иде. Чыршыларны күршеләрнең кәҗәләре ашап чыккан. Ничек шундый мөнәсәбәттә булып була икән? Әйләндереп алынган территориягә кереп ашаганнар. Әле ярый калган агачларны утыртырга өлгермәгән идек. Мин, гомумән, ачу саклый торган кеше түгел. Бу хәл күңелгә тиде инде. Аз гына үпкә булырга мөмкин, анысы да бетә аның.

https://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/anvar-nurgaliev-bu-xal-kunelga-tide-inde

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев