erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Эльвира Фазлыева: «Күңелемдә аңа булган нәфрәт белән ярсу беркая да китмәде»

ТНВ каналында “Вызов” тапшыруын алып баручы, җырчы Эльвира Фазлыева белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. «Мин үзем гаилә җанлы кеше, минем белән яшәү авыр булыр дип уйламыйм. Хатын-кызга йөкләнелгән барлык вазифаларны да башкарам, тыңлаучан, кайгыртучан кеше мин», - ди ул. (Шәһри Казан, Эльвира Шакирова)

– Аиданың әтисе белән кушылган идегез түгелме?

– Бер киселгән икмәк кире ялганмады. Күңелемдә аңа булган нәфрәт белән ярсу беркая да китмәде. Бу очракта миңа хәтта психологлар да ярдәм итә алмады. Ул кешегә мин бәхетле чагымда гына кирәк булганмын. Балабызны җир куенына салганнан соң, күпме күз яше түгелде, башымны идәнгә бәрә-бәрә еладым. Ул шунда мине тынычландырмады, бер мәрхәмәтле сүз дә әйтмәде. Гаять үзенчәлекле кеше ул. Теләсә кайсы вакытта шалтыратып тикшерергә, тик торганда кычкырып җибәрергә мөмкин иде.

– Фатирыңны арендага биргәнсең, официант булып эшләгәнсең дип ишеттем. Ни өчен?

– Тормыш алып бару кыенлашкач, фатирны арендага бирергә мәҗбүр булдым. Без ул фатирда Аида белән яшәгән идек. Әтисе фатир белән машинаны миңа калдырды. Акча җитмәгәч, бер ресторанга официант булып урнаштым. Ярты ел тирәсе эшләгәч китәргә туры килде. Беренчедән, телевидениегә яки берәр концертка гел сорап китүемне өнәп бетермәделәр. Икенчедән, үзем дә бик талчыктым, арыдым, йокы туймады. Эфирга чыкканда, күз ачылмый иде. Хәзер мин бер фатирда кызлар белән яшим, бер бүлмәдә без ике кыз. Үземнең фатирдан кергән акчага көн күрәм. Җае чыкса, җыярга тырышам. Телевидениедә дә хезмәт хакы түлиләр. Әмма яшерен-батырын түгел, андагы эш хакы бик аз. Эшемне бик яратам, акчасы әз дип китәргә теләмим.

– Нинди максат өчен акча җыясың?

– Башта Аида көненә акча җыйдым, ул хыялны тормышка ашырдым. Хәзер ЭКО ясатырга дип акча җыям.

– Ни өчен ЭКО? Берәр ир-егеткә кияүгә чыгып, табигый юл белән балага узарга теләмисеңме?

– Бик телим! Ләкин ир-егетләр белән мөнәсәбәтләр ни өчендер төзелми. Аларга бит гел елмаеп тора торган бәхетле кызлар кирәк. Ә минем күземә карасаң, анда яшәү чаткылары күренми дә. Аида һәрвакыт минем белән - телефонымда, социаль челтәрдә һәм уемда. Егетләргә синең үткәнең кирәкми. Алар башта миңа карата кызыксыну белдергән кебек була да, эчке дөньямны күрүгә читләшәләр. Мин үзем гаилә җанлы кеше, минем белән яшәү авыр булыр дип уйламыйм. Хатын-кызга йөкләнелгән барлык вазифаларны да башкарам, тыңлаучан, кайгыртучан кеше мин.

– Шушы өч елда бер тапкыр да гашыйк булмадыңмы?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Юк. Башны югалтып гашыйк булуны белмим дә мин. Моның өчен миңа берничә ел вакыт кирәк булырга мөмкиндер.

– Аиданың әтисе ничек гашыйк иттерде? Аның өйләнгән ир булуы да куркытмаган...

– Ул артымнан йөрде, гел сюрпризлар, бүләкләр ясады. Үзенә гашыйк иттерер өчен барысын да эшләде һәм теләгенә иреште. Мин дә аңа иҗади рухтагы бүләкләр ясый идем, аның сөенгәненә үзем дә шатлана идем. Күпләр мине өйләнгән ир белән чуалуымда гаепләде. Әйе, чуалдым. Мин беренчесе дә, соңгысы да түгел. Аннан соң ул хатыны белән аерылышты, әмма үзе әйтүенчә, сәбәпчесе мин түгел. Аның балалары мине дә, Аиданы да яратмады, алар Аидадан көнләшә иде. Безне кабул итмәделәр. Аиданың киткәненә сөенделәр дә кебек...

– Эльвира, Аиданың китүе - мәгънәсез үлем. Монда сихер-бозымнар булгандыр дип уйламыйсыңмы?

– Мин, гомумән, сихергә ышанмый идем. Әмма мәгънәсез үлем дигәнең белән килешәм. Ниндидер хикмәт барлыгын бөтен йөрәгем белән сизәм. Бервакыт төпчек улына 23 февральгә уенчык бүләк иттем. Аның өчен зур тавыш чыгардылар, янәсе, уенчык "сихерләнгән". Үзе шундый эш белән шөгыльләнгән кеше генә шундый сүзләр әйтә аладыр. Нәтиҗәдә ул уенчыкны кире кайтардылар. Аида вафат алдыннан бер сәер хәл булды. Биткә сөртә торган кремнарым югалды. Эзли торгач, кремнар шкафта табылды, анда кечкенә капчык белән туфрак та бар иде. Туфракны үлемгә куялар, диләр. Берничә көннән соң Аида китеп барды. Моны эшләүчеләр нәрсәгә ирешергә теләгәндер, ләкин минем тормышның асты өскә килде. Үзем күрмәгәч, кемнедер гаепләргә теләмим. Аллаһы Тәгалә барысын да күрә.

– Соңгы тапкыр кайчан һәм ничек төшеңә керде?

– Хәзер Аида бик сирәк төшкә керә...

Дәвамын Шәһри Казаннан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев