erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Гөлүсә Шаһбан: “Минем Закир белән “интегеп яшәвемә” сөенүчеләр бар”

Татарстанның атказанган артисты, җырчы-музыкант Закир Шаһбанның хатыны Гөлүсә социаль челтәрдәге сәхифәсендә, авырлыклары булса да, тормышындагы уңай якларның күп булуын һәм шөкер итеп яшәвен язган.

“Минем күрми торган кеше  белән яшәүемә, "кайберәүләрнең" уйлавынча, "интегеп яшәвемә" сөенүчеләр бар.
Әйе, 21 ел без бер сукмактан атлыйбыз. Төрле чаклар булгандыр, яшермим, ләкин аның плюслары күп. Беренчедән, миннән беркайчан да "Акчаны кая туздырасың?" дигән сораучы юк. "Нигә атна саен 200 км авылга чабасың" диюче дә юк. Көнләшүче һәм телефонымда казынучы, бигрәк тә күңелемдә актарынучы, "Җир йөзендә барлыгыңны белү җитә" йә булмаса "Сине инде күптән ятлар үз иткән" дигән шигырьләр кемгә атала дип сораучы да юк.
Төнлә ничәдә өйгә кайтып керсәм дә, "Әйдә чәй эчәбез" дип каршы алучы һәм шул ук вакытта минем янәшәдә гаиләдә соңгы сүзне әйтүче, усал, үзсүзле ир заты.

 Өйдә булмасам, бик кирәк булса гына шалтырата торган, алмасам, икенче тапкыр шалтыратмаучы һәм үзем шалтыратсам, һәрвакыт, бик тыгыз вакыт булса да җавап бирүче кеше ул.
Минем дусларым аңа дус.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ул кешенең һәрвакыт тамагы тук, өстендә чиста кием, баласы тәрбияле (Аллаһка шөкер), өе чиста, машинасы каралган. 
Төннәр буе рульдә йөрер, эшләр, яшәр өчен Раббым үзе көч дәрт дәрман, сәләмәтлек, зиһен, аң, белем бирә. Аллаһка мең шөкер.
Ә Сезнең өчен бәхет нидә?” дигән ул.

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев