erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Илфак Хафизов: «Аллаһтан, кешеләрне кичерерлек көч бир, дип кенә сорыйм» (»Интертат », Рузилә Мөхәммәтова)

Татарстанның атказанган артисты Илфак Хафизов – Тинчурин театры актеры, «Тәртип» радиосы мөхәррире, КФУның «Мизгел» театр студиясе җитәкчесе, «драматург» сүзеннән уңайсызланса да, үзе язучы дип атамаса да, әдәби әсәрләр иҗат итә.

 Тинчурин театрындагы кайбер спектакльләрнең тәрҗемәчесе, редакторы. Мөслим районының Табын авылыннан. Укытучы баласы. Казан театр училищесында ул вакытта Тинчурин театрының баш режиссеры булган Рәшит Заһидуллин курcын, читтән торып, КФУның татар филологиясе факультетын тәмамлаган. Энесе Руслан «Шаян» телеканалында эшли. Хатыны Альбина Казан театр училищесының Өйрәнчек театрын җитәкли. Гаиләдә 3 кыз бала үсә.

Илфак Хафизовны Татарстанның атказанган артисты исемен алуы белән котлыйм!

Илфак, син шулкадәр гөнаһсыз күзләр белән карап тора беләсең. Бу – чын үзеңме, әллә кешене үзеңә карату өчен артистлык алымымы?

Ул электән дә бар иде – самимилек ата-анадан килгәндер. Театр дөньясына кергәч, бервакыт кырысландым. Мин театр училищесына кергәнче «конкуренция» дигән әйберне аңламый идем. Училищеда да конкурент булмадык, кайбер егетләребез төшеп калмасын дип, бөтен гаепне уртакка ала идек. Театрга эшкә кергәч: «Саклан, беркатлы булма – синнән «бау ишәләр» бит», – дигән каты гына сөйләшүләр булды. Кайвакыт кешеләргә ярдәм иткән өчен эләкте дә. «Беркатлы булма!» – дип сүккәч, бераз читләшә башладым. Әкренләп читләшеп беткән идем, соңгы елларда, сүксәләр – сүксеннәр дип, намусым белән бәхәсләшеп йөрмәскә булдым. Беркөнне генә Юдинодагы мәдәният йортында уйнап кайттык. Эшләрем тыгыз булгач, үз машинам белән килгән идем. Күбесе үз машинасы белән булып, автобуста 3 кенә кеше килгән икән. Автобус йөртүче Равил абый көтеп утыра инде. «Бар, кайт, нишләп утырасың? Кешеләрне алып кайтырбыз – машиналар күп бит», – дип кайтарып җибәрдем. «Алай ярамый», – диделәр, янәсе, ул аның өчен акча ала. «Кешелекле булыйк инде», – дим. Миңа 3 кешене театрга кертеп чыгу авыр түгел, мин алар белән бәхәсләшсәм бәхәсләшәм, намусым тыныч кала.

«Радиода эшләвем акыллы кешеләр белән аралашу өчен кирәк»

Илфак, исемең тарихын сораганнары бардыр инде. Шулай да сорыйм әле – исемең ошыймы сиңа?

Мин бит инде Мөслимнән – анда Илфаклар күп. Кыз булсам, Венера исеме кушкан булырлар иде. Чөнки әти белән әнинең туенда шаһитләр Илфак белән Венера булган. Әнинең Ильяс куштырасы килгән, әти, «якын дустыма вәгъдә бирдем» дип, Илфак исеме кушып кайткан. Исемем турында уйлаганым булмады. Казанга килгәч: «Нишләп Илфак?» – дип сорый башладылар. Илфак Смаков, Илфак Шиһапов дип мисаллар китерәм. Сәхнә теле укый башлагач, Рәүф абый Нуриев «Илфакъ» дип әйтә башлады. «Алай түгел бит – «къ» түгел, йомшак «к» белән әйтегез инде», – дим. «Энем, «фак»ның ни икәнен беләсеңме соң син?» – ди. Беренче авырту шунда булды. «Рәүф абый, аның алда «иле» дә бар бит, мин илнеке», – дидем.

Театрда эшли башлагач, «Мәхәббәт баскычы» спектакле чыкты. Бервакыт шунда уйнап тукталышка чыгып барам, алдымнан 2 апа кайта. «Нигә автор шундый исем куйган? Исем беткәнме әллә?» – дип, Илфак исемен сүгәләр. Анда бит без үз исемнәребез белән уйныйбыз – Резеда, Лия, Артем, мин... Бу апаларның спектакль караганда яхшы гына «бәйрәм иткәннәре» күренә. Тукталышта болар мине танып алдылар да шуны ук үземнән сорадылар. «Бу – минем үз исемем», – дигәч: «И балам, ата-анаң бармы соң?» – дия башладылар. Гарьләндем инде, әмма үртәлсәм дә, бу «салып алган» апаларга дәшмәдем. «Әллә спектакльдә минем персонажның исемен алыштырабызмы?» – дип, Рәшит Галиевичка кердем. Безнең ата-анабызга тиң иде бит инде ул вакытта. «2-3 кеше сүзенә карап, мулла кушкан исемеңнән баш тартма», – диде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Илфак ул – «ил пакь» сүзеннән, «илнең сакчысы», «пакьлеген алга сөрүче», «ил өчен җанын бирергә әзер» мәгънәсендә. Ә минем театр өчен җанымны бирергә әзер булып йөргән мәлем иде.

Исем кешегә тәэсир итә, диләр – исем мине баса башлады. Түзмәдем, хәзрәтләр белән киңәшеп, күз тиюдән икенче исем куштырдык. Хәзер исемем миңа тәэсир итми. Үртәлмим.

Алайса кешегә әйтми торган башка бер исемең бар?

Әйе.

Атналар буе очраша алмыйча интектек – шулкадәр күп эшлисең. Үзеңне гаиләгә багышлаган көннәрең буламы?

Юк.

 

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/ilfak-xafizov-allahtan-keselarne-kicererlek-koc-bir-dip-kena-soryim-5862268

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре