Ире начар булганга, мин гаепле
Ит яхшылык – көт яманлык, диюләре шулдыр инде. Дус кызымны бер егет белән таныштырган идем, инде өйләнешеп, балалар да үстереп яталар. Ә миңа һаман үпкәләп йөри.
Бу хәл болай булды. Дустым белән икебез дә утыздан соң гына гаиләле булдык. Эштә мине үземнән олы апалар гел таныш-белешләренә димли иде. Бер егет белән танышып карарга тәвәккәләдем. Телефоннан аралашып тордык, әмма сөйләшүеннән үк минем кеше булмавын чамалый идем. Кафега очрашуга чакырды.
Дустым да ялгыз булгач, миңа ошамаса, бәлки, ул ошатыр дип, кафега икәү киттек. Егет миңа ошамады. Дустым исә, очрашып карарга була, начар кешегә ошамаган бит, дигәч, теге егеткә аның телефон номерын бирдем. Өч ай очраштылар да, өйләнешеп тә куйдылар. Ә мин әле бер биш елдан соң гына чыктым кияүгә. Туема чакырдым аларны, тик килмәделәр. Уртак танышыбыздан сорашкач, ул сиңа үпкәләгән бит, мине юньсез кеше белән таныштырды, дигән.
Соң, очрашып йөргәндә күзе кая булган соң аның? Беркем дә мәҗбүриләп таныштырмады, кияүгә чык диюче булмады. Ике бала тапкач кына ире начар булып чыкканмы? Гаилә корганда икесенең дә яшьләре утыздан артык бит иде бит.
Менә шул, беркемгә дә беркемне дә димләмә икән. Ахырда син гаепле булып каласың.
Миләшә, Чаллы.
http://shahrikazan.ru/news/әy-yazmyish/ire-nacar-bulganga-min-gaeple
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев