erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Ирем Яңа елга “сөендерде”

Ирем миңа хыянәт итәдер дип гомеремдә дә уйламадым. Хәер, кайсы хатын-кыз алай уйласын инде? Һәр гүзәл зат иренә ихластан ышана, аны дөньядагы иң яхшы ир дип уйлый. Әмма алай түгел икән шул.

 

Ирем белән 8 ел яшибез. Ике улыбыз бар. Ирем матур сүзләрен, бүләкләрен кызганмый, бәйрәм саен чәчәкләр бүләк итә. Балалар өчен үлеп тора. Үрнәк ир инде менә. 

Тик узган елның 31 декабре искә төшкән саен йөрәк жу итә. Ул көн тормышымда кара эз калдырды. Соңгы арада ирем кулыннан телефонын төшермәде. Хәтта бәдрәфкә дә, юыну бүлмәсенә дә телефон тотып керде. Күңелнең бер почмагында шик булса да, моңа артык игътибар бирмәдем.

Яңа елны каршы алгач, мин балаларны йоклатырга кереп киттем, ә ирем телевизор карап калды. Уянып чыксам, ирем йокыга киткән. Шулчак гомеремдә беренче тапкыр иремнең телефонын ачып карарга булдым. Һәм эшендәге бер кызга язган смсларын күрдем. Бу язышудан шуны аңладым: болар бергә эшкә йөриләр һәм эштән соң күрешәләр икән. Анда “син кая әле?”, “сөйләшә аласыңмы?”, “мин паркта”, “кибет янында” кебек смслар бар иде. Көн саен бер-берсенә шалтыратулар булган. Хәтта кичке сәгать 10-11дә сөйләшкәннәр.

Иртән торгач, барысын да ачыктан-ачык аңлатуын сорадым. Ул мин әйткән-күргәннәрне кире какты. Иртән эшкә бергә баруларын, кайвакыт кичләрен эштән соң хезмәттәшләр белән бергә кафеда утыруларын әйтте. Ышандым да сыман, ләкин күңел шикләнә бит. Иртән торсам да, кич ятсам да, уемда шулар. 

Аннан соң тагын бер вакыйга искә төште. Кич белән шалтыраткач, телефонын бер хатын-кыз алган иде. Теге хезмәттәше булгандыр инде. Ул иремнең исерек булуын һәм таксида кайтуын әйтте. Ул көнне ирем төнге сәгать 12дә генә кайтты. Эшендә Яңа ел бәйрәм иткәннәр икән. 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ирем хыянәт иткәнме, юкмы икәнен тәгаен әйтә алмыйм. Ул миңа хыянәт итүен мәңге әйтмәячәк. Ләкин йөрәгем үзенә урын таба алмый. Нишләргә? 

Фото: http://pixabay.com

Гөлинә, Чаллы

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/irem-yaa-elga-senderde

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X