erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Иремне айныттым

Чираттагы исереп айнып ятуында җаен китердем. Теге система куючы хатынны чакыртуны сорый, үләм дип тора алмый ята. Чакыртмыйм, клиникага барып дәвалансаң гына, дип кырт кистем...(»Сөембикә »)

Хөрмәтле редакция! Минем гаиләдә булган бу хәлне аноним бастырсагыз иде. Бу хәлләрне беркем белми. Ләкин «Эчкән иргә сабыр итәргәме?» дигән сорауга минем бер җавабым бар. Мин – түзә алмадым. Бу язмам – шул хакта...
 Өмет булган барлык этапларны да уздым мин. Башта күп эчми бит дип тынычландырдым үземне, аннары көн саен эчми, дип. Аннары кыйнамый, куып чыгармый, ята да йоклый дип, барысына да күз йомарга тырыштым. Ләкин бер көнне барысы да килеп өелде. Көн саен, күп итеп эчә башлады ирем. Башы китеп, аңгыраеп йөри башлады, асылынам дип куркыта башлады... 
Бер таныш хатын абыен айнытуы турында сөйләгән иде. Ул хатын белән дә ничек таныштын, дип сорагыз. Шул иремне айнытырга чакырткан түләүле шәфкать туташы иде ул. Үләм дип яткан иремә система куеп айныта иде ул. Шул чакта үзенең бик яхшы клиникада эшләве турында, шунда абыйсын алып барып айнытуы турында сөйләде. Кирәк булса, шалтырат, иреңнән икенче кеше ясап чыгарабыз, диде. Инде уйлый башлаган идем үзем дә. Дәүләт клиникасына яткырсам, исерек дигән аты чыгар, гомер буе нарколог белән проблемалар булыр, дип уйладым. Тормышыбызның бу ямьсез ягын туганнардан да яшереп яшәдем бит. Балалар да бар. Аларны да кызгапнам, аталары алкаш дигән сүздән курыктым. 
Ә бу клиникада аноним икән. Дәваланып чыкканын беркем дә белмәячәк, беркая теркәмиләр. Бәясе генә... аена кырык мең тирәсе акча кирәк икән анда ятарга. Бөтен шартлар тудырылган, психолог эшли. Ирең белән генә түгел, синең белән дә эшлиләр дип вәгъдә иттеләр. Алай да хәл итә алмаган идем. Чөнки аек вакытында ирем, әлбәттә, үзенең шундый хәлгә барып җиткәнен аңламый, кире кага иде, килешми. 
Чираттагы исереп айнып ятуында җаен китердем. Теге система куючы хатынны чакыртуны сорый, үләм дип тора алмый ята. Чакыртмыйм, клиникага барып дәвалансаң гына, дип кырт кистем. Риза булмый хәле калмады. Күрәм, бик авыр аңа. Теге шәфкать туташына шалтыраттым да, машина белән килеп алып та киттеләр иремне. 
Шул көннән телефонын алганнар, система куеп, организмын чистартканнар. Миңа теге кыз гына фотолар җибәреп торды. Ята ирем, торыр хәле дә юк. Шулай бер атна системада яткандыр. Чыннан да, бик авыр хәлдә, эчеп хәле бетеп китте ул анда. Айныгач, әлбәттә, кайтырга теләк белдергән. Нинди кайту! Син әле әзер түгел дип аңлатканнар.
Дәвалау да, дәваланучылар белән эшләү программасы да бик уйлап эшләнгән. Атна саен психолог безнең белән очрашулар уздыра, безнең хаталарны аңлата, үзебезне ничек тотарга кирәклеген сөйли. Ирләребез, туганнарыбыз турында сөйли, фотоларын күрсәтә. Ике ай буе телефоннан сөйләштермибез, дип кисәтеп куйды. Дәвалау процессы шулай уйланылган. Тәҗрибәләре зур, миңа эшләүләре бик ошады. Безне, туганнарын бер төркемгә туплап, Ватсапта төркем ачтылар. Дәвалау процессларын, көннәре ничек узуларын фотолар аша җибәреп тордылар. Кирәк әйберләрен ирем шул шәфкать туташы аша әйтеп, сорап торды. Очрашуларга барганда сораган әйберләрен алып барып, психолог аша да биреп тордык. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тулырак: http://www.syuyumbike.ru/news/otkrovenie/iremne-aynyttym

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре