erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Махсус операциядән кайткан җырчы Таһир Асылгәрәй: «Анда кешенең бөтен потенциалы ачыла» (»Интертат », Гөлназ Хәбибуллина)

Җырчы Таһир Асылгәрәй 5 ай Украинада махсус операциядә булып кайтты. Ул анда үз теләге белән киткән иде. «Интертат» җырчының хәлләрен белеште.

Таһир Асылгәрәй (Таһир Асыл Гәрәй)  автор-башкаручы, композитор. 2000 елларда татар эстрадасындагы иң популяр, яшьләр «егылып» тыңлаган җырчыларның берсе. Ул – «Таһир – Зөһрә», «Розалар» кебек хитларның, Ләйсән Гыймаеваның «Яшьлегем чишмәләре», Айдар Галимовның «Язгы яңгыр» кебек җырлары авторы. 

Берара үзенчәлекле стиле, үз башкару манерасы белән аерылып торган «мәхәббәт җырчысын» тамашачысы югалтып торды. Соңрак Таһир Асылгәрәй мәгънәле җырлары белән кабат сәхнәгә кайтты.

Узган елның сентябрь аенда Таһир абый үз теләге белән Украинадагы махсус операциягә киткән иде. Бу көннәрдә тормыш иптәше Наилә Кулмакова аша аның исән-имин әйләнеп кайтуы хакында белдек. Үзе белән сөйләшү мөмкинлеге дә чыкты. Таһир абый махсус операция турындагы фикерләре, киләчәккә иҗат уй-планнары белән уртаклашты.

«Ай саен диярлек гел бер төрле төш кереп йөдәтте»

Таһир абый, сезнең өчен бик борчылып тордык. Исән-сау әйләнеп кайтуыгызга бик шатбыз. Бу әңгәмәбез дә күбрәк шул турыда булыр. Ни өчен сез үз теләгегез белән махсус операциягә китәргә булдыгыз? Сезне әлеге адымны ясарга нәрсә этәрде?

Рәхмәт бик зур. Анда китү-китмәү кеше белән киңәшләшеп, башкалар фикерен сорап эшләнә торган әйбер түгел. Мин әлеге карарны үзем кабул иттем. Яшем туры килмәгәнгә, башта мине контракт буенча хезмәткә алмадылар. Хезмәт итү яшен 60 яшькә кадәр арттыргач, хәрби комиссариаттан чакыру алдым. Бу – сентябрь башы иде. Медкомиссия үттем дә китеп бардым. 4 айга дип контракт төзесәм дә, хезмәт вакытым 5 айга тулды.

Димәк, «китәм» дигән уй инде хәрби операция башлану белән үк килгән иде.

Әйе. Үз теләгем белән китү мөмкинлегем булды. Ләкин минем нәкъ менә контракт буенча хезмәт итәсем килде. Армия хезмәтен дә Украинада разведка батальонында инструктор буларак үткән идем. «БМП» йөрттек. Шулай ук кул сугышы (рукопашный бой) буенча да тәҗрибәм бар. Анда алынган күнекмәләремнең хәзер кирәге чыгуы бар, дип уйладым.

Аннан тормышымда шундый бер вакыт булды: миңа ай саен диярлек гел бертөрле төш кереп йөдәтте. Имештер, мин кире армиягә барганмын да, миннән: «Син нигә тагын монда килдең?» – дип сорыйлар. «Минем тагын хезмәт итәсем килде», – дип җавап бирәм. Аның керүе юкка гына булмагандыр, яңадан хәрби зонада булырга тиешлегемне аңлаткандыр ул миңа.

Махсус операция, сугыш, диләр инде. Әле без бу хәлләрне тулысынча аңлап та бетерә алмыйбыз. Бу – бик җитди вакыйга. Тарихка кереп язылганнан соң, без барысын да төшенербез. Тик шундый масштаблы конфликт башланган икән инде, «медийный» кеше буларак, минем дә аннан читтә каласым килмәде. Каяндыр ишетеп, яңалыклар карап кына түгел, үземнең дә катнашып, барысын да үз күзләрем белән күреп кайтасым килде. Аннан без – патриотик рухта тәрбияләнеп үскән буын. Дус-туганнарны, гаиләне саклау кебек төшенчәләр безгә ят түгел. Шуңа күрә махсус операциягә китүемнең төп мотивы – шушы ил алдындагы бурычны үтәү, башкаларга ярдәм итү иде.

 

Фото: © Таһир Асылгәрәйнең шәхси архивыннан

Гаиләгез, балагыз булу да туктатып калмаган. Хатыныгыз, кызыгыз әлеге карарны ничек кабул итте?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Аңлап кабул иттеләр. Хәтта, кечкенә булуына карамастан, кызым да кая киткәнемне белде. Мин моның шулай икәнлеген «тегендә» булганда да тоеп тордым.

Әгәр мин карар кабул итәм икән, аеруча мондый җитди мәсьәләләрдә, фикеремне кире үзгәртү мөмкин түгел. Якыннарым моны белә. Шуңа да алар тарафыннан каршы килү дигән әйбер булмады.

Андый җиргә кеше бары тик үз карары белән генә китә ала. Акча эшләү нияте белән китүчеләр дә юк анда. Минем тирәлегемдә барысы да – үзе теләп киткән егетләр иде. Алар арасында 18-20 яшьлекләр дә, 40 яшьлекләр дә бар. Кайсы 1 ел элек кенә хезмәттән кайткан.  Мин үзем – 30 ел элек армиядә булган кеше. Һәм мин мондый вазгыятьтә анда китү карары кабул иткән ул егетләрнең барысын да геройлар дип саныйм.

Күпләр бу хәлләрне читтән күзәтә, телевизордан карап: «О, менә монда сугыш бара, менә безнекеләр һөҗүмгә күчте», – дип утыра. Әйләнә-тирәмдә: «Нигә бардың, нигә кирәк иде ул сиңа?» – дип әйткән кешеләр дә бар. Ничек кенә булса да, бу – минем тормышым һәм ничек итеп яшәчәгемне мин үзем сайлыйм. Мин барып кайтырга, катнашырга уйладым һәм бу гамәлем өчен аз гына да үкенмим. Әгәр дә син минем гамәлләремә каршы икән, димәк, син алар позициясе яклы, һәм син бу турыда ачык итеп белдерүдән курыкмаска тиешсең. «Мин Украина нацистлары яклы, аларны хуплыйм», – дип әйтергә тиешсең. Төрле сүзләр сөйләргә, социаль челтәрләрдә теләсә нәрсә язарга булдыралар, ә турысын әйтергә куркалар.

Артист буларак та, сине меңләгән кеше яратканда 3-4 иҗатыңны ошатмаганы табыла бит. Шуның кебек, әлеге мәсьәләдә дә төрле фикерле кешеләр булуы – гадәти күренеш.

«Анда намазның сыйфаты күпкә яхшырак»

Таһир абый, саубуллашканда, «кире кайтмасам» дигән уйлар килдеме? Сез кая барганыгызны төгәл аңлап бардыгызмы?

Бу сәфәрнең сәяхәт тә, командировка да булмавын белеп китү бик кыен булды. Синең аннан исән-сау кайтачагыңа беркем дә гарантия бирми. 

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/maxsus-operaciyadan-kaitkan-yrcy-tahir-asylgarai-anda-kesenen-boten-potencialy-acyla-5858136

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X