erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Мин күрәзәлек итмим, “укыйм” гына

Әңгәмә башында ук хиромант Марат Заһидуллин шулай дип кисәтеп куйды.

Күрешеп, диктофонымны кабызырга өлгергәнче, холкым турында да әйтеп бирде ул. Үзеңә туры килгән эштә эшлисең ди. Менә дигән офис хезмәткәре дә чыгасы икән миннән. Учтагы сызыкларга карамыйча гына әйтте ул моны. Бактың исә, тырнаклар, кулның формасы һәм тиресе, бармакның конфигурациясе, озынлыгы, уч төбендәге калкулыклар да бик күп кыйммәтле мәгълүмат саклый икән. 
Әңгәмәдәшемнең хиромантия белән кызыксынуы очраклы рәвештә генә килеп чыга. 

– Миңа сигез яшьләр булгандыр. Ул вакытта фатирлар буйлап чегәннәр йөри иде. Берсе килеп керде дә әнинең кулын алып “укый” башлады. Кайгылы чагың, өч айдан бер ир белән танышып, аңа кияүгә чыгачаксың, тормышың әйбәт булачак, әмма 59 яшеңә кадәр генә яшәячәксең, диде. Миңа карады да, ә син үзең беләсең, нәрсәгә сәләтле булуыңны, дип куйды. Шул вакытта кулдан шуның кадәр мәгълүмат алып булуы мине шаккатырды. Ә чегәннең сүзләре чынлап та дөрескә туры килде. Хиромантия белән кызыксынуым шул чорга ук барып тоташса да, аның белән ныклап утыз яшьләрдә генә шөгыльләнә башладым, – ди Марат. 

–    Күпләр хиромантиягә ничектер әкият дип карый. Аның фәнни нигезләмәсе бармы соң?
–    Иң элек хирология дигән фән барлыгын искә алырга кирәк. Кул турындагы фән ул. Хиромантия – кулга карап багу. Чегәннәнең кулга карап күрәзәлек итүе турында барыбыз да белә. Тормышта практика күрсәткәнчә, аны безнең көннәргә кадәр китереп җиткергән чегәннәр хиромантиядә билгеле бер белемгә, кул трактовкасының яшерен тылсымына ия. Грек телендәге "хиро" – кул дип, "мантия" – күрәзәлек дигәнне аңлата. Шул ук вакытта көнчыгыш белән көнбатыш хиромантиясе бар. Көнчыгыш хиромантиясендә күбрәк фәлсәфи караш. Көнбатышныкы чынбарлыкка якынрак. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

–    Ә сез кайсын кулланасыз?
–    Икесен дә. 

–    Безнең куллар нәрсәләр турында сөйли ала?
–    Хиромантия ярдәмендә теге яки бу кеше өчен нинди һөнәр перспективалы булачагын, кайсы эшчәнлек төре аның тумыштан килгән сәләтен ачарга мөмкинлек бирүен билгеләп була. Кызганыч, миңа килгән кешеләрнең күбесе үзенә туры килгән һөнәр иясе түгел. Кешенең сәламәтлеге турында да мәгълүмат алып була. Төгәл диагноз куеп булмаса да, кайсы орган белән проблема булуын әйтергә мөмкинбез. Тырнак һәм бармаклар кешенең кан басымы түбән яки югары булуны да күрсәтә. Шәхси тормыш, карьера турындагы сорауларга да җавап табыла. 

Дәвамын  Шәһри Казаннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев